Напоминание

"Туган як җырчысы"


Автор: Ибатова Сюмбель Рашатовна
Должность: учитель татарского языка и литературы
Учебное заведение: МБОУ "Лицей №4 г.Азнакаево"
Населённый пункт: город Азнакаево Республика Татарстан
Наименование материала: Научно-исследовательская работа
Тема: "Туган як җырчысы"
Раздел: среднее образование





Назад




Татарстан Республикасы

Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

“Азнакай шәһәре 4нче лицее”

Тема: “Рөстәм Зәкуан поэзиясендә туган як темасы”.

Укытучы : татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Ибатова Сөмбел Рашат кызы

“Туган як! Туган авыл!”-диюгә, безнең күз алдыбызга чишмә-күлләребез,

урман-кырларыбыз,

мул

игеннәр

күкрәп

уңган

басуларыбыз

килеп

баса.

Ә

кырлар аша сузылган бормалы юллар сине авылга алып керә. Үчәлле яклары

искиткеч матур як. Табигать бер дә кызганмыйча биргән бу якларга гүзәллекне.

Киек – җанвар, кош – кортлары белән тулы урманнары да, таулары да,саф сулы

чишмә-инешләр дә җитәрлек. Шушы гүзәллеккә

тагын да матур төсмерләр

өстәп, аны шушы якның тынгысыз җанлы кешеләре бизи. Әхлакый саф халкы,

иманлы, әдәпле яшәү рәвеше алып баручы, уңган куллары, эш дигәндә ярсып

торган йөрәкләре бизи.

Һәр төбәкнең үз талантлары булган кебек, Үчәлле ягы да алтын куллы оста

һөнәрчеләргә, тырыш хезмәт сөюче, талантлы кешеләргә бай. Шулар арасында

якты йолдыз булып янучы, безнең горурлыгыбыз - танылган шагыйрь Рөстәм

Зәкуан.

Халыкчан поэзия – ул халык күңеле көзгесе, диләр. Һич тә арттырмыйча,

моны Рөстәм Зәкуан поэзиясенә карата да әйтергә мөмкин. Аның иҗатында

туган җир, туган авыл темалары, кеше һәм табигать арасындагы мөнәсәбәтләр

аерым урын алып тора. Шагыйрь табигать күренешләре аша дөньяга карашын,

тормыш фәлсәфәсен чагылдыра, аның чиксез матурлыгын, рухын укучысына

җиткерергә омтыла. Шигырьләрендә шагыйрь җаны

табигать җаны белән

берләшеп китә:

Өзеп ташлап богауларны

Кырга килә чыгасым,

Кушылып бүз тургайларга,

Кырлар җырын җырласым. (“Урыйсы килә кырларны”)

Туган җирнең матурлыгын бары тик аның табигате аша гына күз алдына

китерергә

мөмкин.

Табигать

шагыйрьнең

илһам,

яшәү

чыганагы,

яшәеш

үрнәге. Аның лирик герое табигатькә, табигыйлеккә, матурлыкка, гомумән,

камиллеккә омтылучы көчле ихтыярлы шәхес. “Туган як дәвасы” шигырендә

шагыйрь язлар җитсә, кошлар белән туган ягына кайта, җәйләрендә сандугачтай

сайрыйсы килә, көзләрендә сагышларын кыр казының канатына элеп җибәрәсе

килә, ә

кышларында ап-ак кар булып явасы килә. Ә менә “Язгы элегия”

шигырендә бай һәм төрле төсмерле табигать күренешләре ачыла:

Утырган да болыт көймәсенә,

Кояш көлә, дөнья яшәрә.

Апрель бүген болын җәймәсенә

Хозурланып бизәк төшерә.

Шигырьләрендә шагыйрь җаны табигать җаны белән берләшеп китә: язлар

җитсә,

күңелендә

гөлләр

бөреләнә

(”Яшьлек

көлә”),

шомыртларның

җете

аклыгы күңелен сафландыра (“Сагынганда”), җиргә язлар килгәндә йокысы

кача, күңеле –кырларда (“Җиргә язлар килгәндә”), көзләрендә күңеле сагыштан

сыкрый (“Көзге моң”).

Очрашканда бар да сорый

Син кайдан дип гадәттә.

Танышыма икеләнми

Җавап бирәм әлбәттә:

Азнакайдан! – дим мактанып, –

Кара алтын җиреннән.

Чатыртаудан, җырлап аккан

Чишмәләре иленнән.

Иген иккән затлы яктан,

Икмәкле Үчәлледән! (Рөстәм Зәкуан)

Менә бит шагыйрь ничек горурланып яза туган авылы, туган ягы турында!

Туган авыл - Рөстәм Зәкуан өчен иң кадерле җир. Анда таныш сукмаклар,

чишмә буйлары, уйнап-үскән тау итәкләре, яшел урманнары, балачак дуслары,

туганнары, бабалары, үткәне. Анда һәрбер үлән, тереклек аның җанына якын,

кадерле:

Туган якка юлга чыктым әле ,

Сагындырган иген-кырларым.

Сагындырды авыл урамнары,

Көтү куган җәйге иртәсе.

Бик күрәсе килә туганнарны,

Килер микән кире китәсе? (“Кайтып барышым”)

Әйе, шагыйрь туган авылы Үчәллене сагынып яши, аның яшел чирәмле

урамнарын, печән чапкан болыннарын төшләрендә күрә. Ә инде язлар җитсә,

киек кошлар белән туган ягына кайта,җәйләрдә сандугач булып сайрыйсы килә,

көзләрендә сагышлана, ә кышларда туган җиргә ап-ак карлар булып явасы килә.

Шигырьләре арасында Үчәллегә багышланганнары иң зур күпчелекне тәшкил

итә: ”Кайтып килдем”, ”Түләрмен кебек бурычны”, ”Кайту”, ”Ядкарь”, ә менә

”Туган авылым Үчәллем” җыр буларак таныш (Илгиз Закиров көе):

Туган авылым ,Үчәллем,

Син бит тәүге бишегем.

Балачагым хәтирәсе

Кага күңелем ишеген.

Үчәлле - уңдырышлы кара туфраклы, ап-ак зифа каеннар, яшел наратлар,

су буенда таллар үсә торган төбәк. Рөстәм Зәкуан шигырьләрендә бу як нәкъ

әнә шулай сурәтләнә дә.

Мәшһүр Чатыр таувы, ямьле Ык буйлары илһам бирә шагыйрьгә. Чал

тарихлы

мәгърур

Чатыртауны

әнә

ничек

тасвирлый

ул

“Көзге

авыл”

шигырендә:

Мәшһүр рәссам буяу сылый мәллә,

Көз җиһанга сурәт төшерә.

Чатыртауның алтын мөнбәренә

Кылганнардан көмеш сибелә.

Шагыйрь тауларны ярата,бөеклегенә соклана,шунда менеп,моңнарын-

җырларын

яңгырата,сагышларын

тарата:

“Хәтер

барлый”,”Чатыртауга

менсәм”,”Моң суза күңелдә”,”Үкенмәм” һ.б.

”Туган җир генә” шигырендә лирик геройның туган ягын сагыну, аңа

ашкыну хисләре кузгалган, чөнки монда аның балалык эзләре калган, туган

нигезе,

хисләре,

хыяллары

кабынган.

“Чишмә”

образы

күңел

моңын,

тормышны, ачылган мөмкинлекләрне, ышанычны белдерә. Чишмә образына

шагыйрь алга таба да кат-кат мөрәҗәгать итә һәм аны берничә әсәренең шигъри

тукымасына

үреп

бирә:

“Кайтып

барышым”,

”...Туган

якны

сагынганда”,

”Туган җир генә”, ”Көт син мине” һ.б. шигырьләре.

Инде, Рөстәм Зәкуан шигъриятен күзәтеп чыкканнан соң, аерым нәтиҗәләр

ясарга мөмкин. Югарыда китерелгән күзәтүләр нигезендә, барыннан да элек,

шуны күрсәтеп үтәргә кирәк: аның иҗаты күпкырлы. Барыннан да элек, Рөстәм

Зәкуан шигърияте аның тормыш юлы белән тыгыз бәйләнгән, шагыйрьнең бик

күп иҗат җимешләре үз автобиографиясенең турыдан-туры чагылышы булып

тора. Бәлки нәкъ әнә шуңа күрәдер, аның шигъриятендә

иркен болыннары,

туган як каеннары, чишмәләре-таулары ярдәмендә гәүдәләнеш тапкан җирсү

темасы;

башка

бер

генә

шагыйрьдә

дә

бу

кадәр

тирән

һәм

киң

чагылыш

тапмаган туган як темасы урын ала.Тулаем Рөстәм Зәкуан шигърияте - иң изге

хисләр, якты хыяллар - өметләр белән сугарылган иҗат!

Кулланылган әдәбият исемлеге.

Зәкуан Р. Авыл моңы.-Казан: Тат.кит.нәш., 2008.

Зәкуан Р. Вечерние раздумья.-Казань: «Идель- пресс», 2008.

Зәкуан Р. Күңел тыкрыклары.-Казан: “Идел-пресс”, 2009.

Зәкуан Р. Синдә калам.-Казан: Тат.кит.нәшр., 2012.

Зәкуан Р. Яшәү мәгънәсе.-Казан: Рухият, 2006.

Татар әдәбияты: Теория. Тарих/ Д. Ф. Заһидуллина, Ә. М. Закирҗанов һ.б.-

Казан:Мәгариф, 2006.



В раздел образования