Автор: Каюмова Гюзель Наиловна
Должность: педагог-организатор
Учебное заведение: МБОУ "Шушмабашская СОШ"
Населённый пункт: Арский район РТ село Шушмабаш
Наименование материала: мероприятия
Тема: "Спеши делать добро!"
Раздел: полное образование
Арча районы Түбән Мәтәскә урта гомуми белем бирү мәктәбе
Яхшылык эшләргә ашык!
(Класс)
Әңгәмәне төзеде 8 сыйныф җитәкчесе Гаффарова Д.В.
Тема. Яхшылык эшләргә ашык!
Максат. 1.Укучылар белән “хәйрия ” төшенчәсен ачыклау, төрле
аспектлардан күзаллау;
2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча эш барышында укучыларның
телдән сөйләм күнекмәләрен ныгыту;аларда мөстәкыйль һәм иҗади фикер
йөртү,чагыштыру,нәтиҗә ясау кебек күнекмәләрне формалаштыру.
3. Яхшылык эшләп яшәргә омтылыш тәрбияләү.
Дәрес барышы:
-Хәерле көн,кадерле укучылар.
-
-Сез бүген иртә белән көзгегә карадыгызмы? (Укучылар фикере)
-
- Ә елмайдыгызмы?(Укучылар фикере)
-
Оныткан булсагыз, хәзер дә соң түгел. Барыбыз да матур итеп басып,
кулга-кул
тотыныштык,
бер-беребезгә
карап
елмайыйк
та
әңгәмәне
башлап җибәрәбез.
-
Халкыбызда шундый мәкаль бар. Аның белән сезне дә таныштырасым
килә: “Балам, кирәкмәгәнгә ашыкма, ............(яхшылык) эшләргә
ашык!” Игътибар иттегезме, монда бер сүз төшеп калган. Аны алдагы
риваятьтән табарбыз.
-
Бер малай әнисе белән генә тора. Ул , улы начарлык эшләгән саен,
рәшәткәгә
бер
кадак
кага
бара.
Еллар
уза,
бала
үсеп
буйга
җитә.
Беркөнне ул кадакларга игътибар итә һәм әнисе янына килә.
-
Әни, нигә син шулай күп итеп кадаклар кактың?-ди.
Әнисе : “ Улым, менә син бер начарлык эшләгән саен мин бер кадак
кага бардым. Күрәсеңме, ничаклы алар?” – ди.
Улы уйга кала һәм гел яхшылыклар гына эшләргә сүз бирә. Шулай эшли
дә. Менә ул да олыгая, әнисе дә карчыкка әйләнә. Әнисе янына бер
көнне килә дә: “ Әни, кара әле, рәшәткәдә бер кадак та калмады. Мин
яхшылык эшләгән саен берсен ала бардым. Начарлыкларыма каршы
яхшылык
эшләдем”,-
ди.
Ә
әнисе
болай
ди:
“
Улым,
әйе
син
күп
яхшылыклар эшләдең һәм, шулай итеп, начарлыкларыңны бетердең дә
кебек, тик әнә, кара әле рәшәткәләргә, никадәр кадак эзләре. Аларның
эзләре калган бит”,- ди.
-
Балалар
тормышта
кара
эзләр
калдырмыйча
ничек
яшәргә?
(начарлык эшләмәскә, бары яхшылык кына кылырга)
-
Ә хәзер мәкалебезгә кире кайтабыз.Ул ничек яңгырый соң инде?
-
“Балам, кирәкмәгәнгә ашыкма, яхшылык эшләргә ашык!”
-
Яхшылык дигән сүзне тагын ничек әйтеп була?
-
Игелек
-
Соңгы елларда тагын бер сүз еш кулланыла башлады: хәйрия. Мин
сезгә бер язма тыңлатам, сез балалар фикере белән килешәсезме? Нәрсә
соң ул хәйрия?
Видео карау. Нәрсә ул хәйрия?
(Укучыларның фикерләре тыңлана)
Без бүген дәрестә Константин Хабенскийның Хәйрия Фонды турында
сөйләшербез.
Константин Хабенский Россиянең халык артисты, кино һәм театр
артисты.
Ул баш миендә катлаулы һәм онкологик авыртулар булган балаларга
ярдәм итү йөзеннән 2008 нче елда Хәйрия Фондына нигез сала. Чөнки
Россиядә ел саен 1200 балага баш миендә яман шеш диагнозы куела.
Балалардагы үзәк нерв системасы авыруларының 96% ы баш миендәге
катлаулы
авыруларга
туры
килә.
Авыруны
дәвалау
-
бик
катлаулы
процесс. Ул озак елларга сузыла һәм күп акчалар кирәк була. Шуңа
күрә ярдәмгә мохтаҗ балаларның саны елдан - ел арта бара.
Әгәр
дә
сез
Константин
Хабенскийның
Хәйрия
фонды
дип
язып,
интернетка керсәгез, күпме бала ярдәмгә мохтаҗ икәнен, дәвалану өчен
аңа
күпме
акча
кирәген,
күпме
бала
игелекле
кешеләр
ярдәмендә
дәваланганын, күпме бала дәваланып та савыга алмаганын күрерсез.
Фондта
берничә
хәйрия
программасы
да
бар.
Беренче
программа
турында Эльвина сөйли:
Мин сезгә “Бел һәм Курыкма” исемле хәйрия программасы турында
сөйләргә телим.
Программаның
максаты:
баш
миендәге
катлаулы
авыруларны
иртә
стадиядә
ачыклау
һәм
мөмкин
кадәр
иртәрәк
ярдәм
күрсәтү.
Программаның
тагын
бер
бурычы
бар:
ул
җәмгыятьнең
онкология
темасына мөнәсәбәтен үзгәртү, кешеләрнең ул авыруга карата курку
хисләрен бетерү. Программага күрсәтелгән хәйрия акчаларына бик күп
очрашулар,
сөйләшүләр
үткәрелгән.
Чит
илләрдән
дә
врачлар
чакыртылган, төрле китаплар, брошюралар, ярдәмлекләр чыгарылган.
Икенче программа “Адресланган ярдәм” дип атала.
Бу программа
нигезендә
теләсә
кайсы
балага
хәйрия
фонды
ярдәм
күрсәтә.
8
ел
эчендә
бу
фонд
2000
балага
ярдәм
күрсәткән.
Ягъни
2000
бала
медицина
учрежденияләрендә
бушка
тикшеренә,
дәвалана,
дарулар,
медицина җиһазлары сатып ала, реабилитация уза алган.
Өченче программа “Медицина учреждениеләренә ярдәм” дип атала.
Аның төп бурычы – медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын күтәрү. Бу
программаның әһәмияте зур, чөнки алынган медицина җиһазларын күп
еллар файдаланырга мөмкин. “Медицина учреждениеләренә ярдәм ит”
программасына кергән хәйрия акчары иң кирәкле медицина җиһазлары
сатып алуга тотылачак.
Дүртенче программа “Бәхет терапиясе” дип атала. Бу программаның
максаты
–
авыру
балаларны
тернәкләндерү
чорында
аларны
төшенкелеккә бирелүдән саклау, күңелләрен күтәрү.
Бу программага ярдәм иткән кешеләрнең акчалары төрле бәйрәмнәр,
кичәләр
үткәрү,
артистлар
белән
очрашу,
авыру
балаларның
семьяларына ярдәм итү өчен тотыла.
Без сезнең белән Константин Хабенскийның Хәйрия фонды турында
сөйләштек. Мин сезгә Бу Фондның логотибын бирергә телим. Сез әлегә
акча эшләмисез, ләкин бу Фондка булыша аласыз. Сез бу Фонд турында
әти-әниләрегезгә,
дусларыгызга,
күршеләрегезгә,
танышларыгызга
сөйләгез. Безнең янәшәбездә яхшы кешеләр бик күп, кем дә булса, бу
Фонд турында кызыксыныр һәм ул бер генә булса да балага ярдәм итсә,
бу сезнең зур өлешегез булыр. Сез, РДШ әгъзалары, “Игелек кыл”
акциясендә
катнашып,
тагын
бер
кат
безнең
илебезнең
ышанычлы
киләчәге һәм чын лидерлары булуыгызны исбатларсыз.
(Константин Хабенскийның Хәйрия Фонды логотибын өләшәм)
-
Яхшылык,
яхшылык.... Яхшылыкны
сез
ничек
күзаллыйсыз?
Яхшылык символын ясарга кушсалар, сез нәрсә ясар идегез? Сезнең
алдыгызда төсле кәгазьләр, карандашлар. Символны ясарга, ни өчен
шундый символ ясаганыңны аңлатырга.
(Укучылар эшли. Музыка куела)
Укучылар өстәлдә ясыйлар, беткәч тактага магнит белән берәм- берәм
ябыштыралар.
Йөрәк- яхшылык чын йөрәктән эшләнә
Чәчәк- яхшылык яшәргә көч бирә.
Кояш- яхшылык йөрәккә җылылык, рәхәтлек бирә.
2 кул- Яхшылык кылырга ашык!
-
Әйе,
яхшылык
яшәргә
көч
бирә.
Сөйләшүебезне
Константин
Хабенскийның видеомөрәҗәгате белән тәмамлыйсы килә.
-
(Константин Хабенскийның видеомөрәҗәгате тыңлана)
-