Напоминание

"[м], [н], [ң] тартыклары"


Автор: Хусниева Алсу Сагитовна
Должность: учитель татарского языка и литературы
Учебное заведение: МБОУ "Школа №89 с УИОП" Ново-Савиновского района
Населённый пункт: город Казань, Республика Татарстан
Наименование материала: Методическая разработка
Тема: "[м], [н], [ң] тартыклары"
Раздел: среднее образование





Назад





5 нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресенең план-конспекты

Тема:
[м],[н],[ң] тартыклары.
Максат:Шәхси:
телне өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу.
Метапредмет:
тексттан фактик мәгълүматны аерып алу; орфографик сүзлекне куллану; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу;
Предмет:
[м],[н],[ң] авазларының ясалыш үзенчәлекләренә төшенү һәм аларны дөрес уку, язу; [ң] авазының сүз башында килмәвен белү; борын ассимиляциясен белү һәм тексттан борын ассимиляциясенә мисаллар таба белү; [н] авазы, [къ], [к], [гъ], [г] авазлары алдыннан килгәндә, [ң] булып укылуын аңлата белү; ирен ассимиляциясен белү.
Дәрес тибы
: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру дәресе.
Җиһазлау:
компьютер, проектор, электрон презентация, “Орфографик сүзлек”,
дәреслек
(Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова “Татар теле” 5 сыйныф, Казан, 2015 ел, 31- 34 битләр), индивидуаль биремле карточкалар.
Сингапур структуралары:
Конэрс, Релли Робин, Микс-Фриз-Груп, Раунд Тэйбл, Тэйк Оф-Тач Даун, Джот Тотс
Дәрес барышы:

1.

Оештыру
. Эш ритмына кертү. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү. Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.Укучылар 4әр кеше утыралар.Алларында
мэнэджмэт.
Исәнләшү, хәерле көн теләү. -Яныгыздагы иптәшегезгә
Кояшлы көн теләгез
, - Каршыдагы иптәшегезгә
Хәерле көн
теләгез, - Бер-берегезгә яхшы теләкләрегез өчен рәхмәт әйтегез. - Укучылар! Бер-беребезгә елмаешып алыйк. Дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик.
2. Белемнәрне актуальләштерү.
-Укучылар, өй эше нәрсә бирелгән иде? (Бер укучы җавап бирә). - Ә хәзер әйдәгез, үткән дәрес темасын кабатлап китәбез.
КОНЭРС
структурасы
.
[къ]-[гъ], [к]-[г] авазларыязылган карточкалар ярдәмендә кабатлау . ( Һәр укучыга сүзләр язылган карточкалар таратыла). Кәбестә, акча, бүген,кечкенә, кала, гөл, Казан, гыйлем, суган, мәктәп, агач, түгәрәк, башкала, кишер, көз, кагыйдә. - Хәзер мин сезгә сүзләр язылган карточкалар таратам. Ләкин бу сүзләрнең хәрефләре төшеп калган. Кирәкле хәрефләрне куеп, бу сүзләр ярдәмендә үзегезгә кирәкле почмакны сайлыйсыз.(Укучылар үз почмакларын сайлыйлар).
- Ни өчен бу почмакны сайладыгыз?
РЕЛЛИ РОБИН
структурасы. Фикерегезне партнерыгызга 15 секунд аңлатасыз. Кемнең буе озынрак, шул башлый. Бик яхшы, укучылар. Булдырдыгыз!(1-2 укучының җавабы тыңлана).
3. Уку мәсьәләсен кую.
1) - Укучылар, тактада мәкаль язылган, ләкин хәрефләре төшеп калган. Дө___ьяда и___ зур байлык – беле____ . - Сез бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? (Җаваплар тыңлана.) -Әйдәгез,укучылар, дәрестә без дә тырышып эшлик, белемнәребезне арттырыйк. - Ничек уйлыйсыз, нинди хәрефләр төшеп калган? (Җаваплар тыңлана.) - Бу хәрефләр турында нәрсә әйтә аласыз? (Җаваплар тыңлана). - Димәк, бүгенге дәреснең темасы нинди булыр икән? Алдыбызга нинди максат куябыз? Бу максатка ирешү өчен дәрестә ничек эшләрбез?(Җаваплар тыңлана.) 2
) Матур язу күнегүе.
-Ә хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз, бүгенге числоны, теманы язып куегыз. Мәкальне матур һәм дөрес итеп дәфтәрләрегезгә языгыз.
4. Уку мәсьәләсен чишү этабы.
- Дәресебезне дәвам итәбез. Слайдта бирелгән текстны укыгыз, [м],[н],[ң] тартыклары кергән сүзләрне табыгыз. Тәрбияле бала булу җиңелдер. Тәрбияле булырга һәр баланың кулыннан килер, көче дә җитәр. “Атам-анам шатлансын, кешеләр дә миңа рәхмәт әйтсен, мине яратсыннар һәм мине үрнәк итеп сөйләсеннәр”,-дигән балаларның барчасы да тәрбияле бала була алырлар. (Р.Фәхреддин). -Бу тартыклар сүзнең кайсы урынында килгән? [ң] авазы сүз башында киләме? - [м],[н],[ң] тартыклары кайсы сөйләм органнары ярдәмендә ясала? - [м],[н],[ң] тартыкларын әйткәндә, һава борын аша үтә. (Җаваплар тыңлана. Нәтиҗә чыгаралар, дәреслектәге кагыйдәне уку).
5. Физминутка. МИКС-ФРИЗ-ГРУП
структурасы. - Укучылар, без хәзер барыбыз да бер әйләнә ясап басабыз. Музыка яңгырый, сез шул музыкага бии-бии әйләнәсез. Музыка туктагач, сез бер урында басып каласыз. Шуннан соң мин сезгә сорау бирәм, сез шул сорауның җавабын миңа укучылар саны ярдәмендә күрсәтергә тиеш буласыз. (Татар халык бию көенә йөриләр. Музыка туктый. Сорау бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәләр.) - Тартыклар ничә төркемгә бүленә?(2) - Парсыз саңгырау тартыклар ничә? (5) - Борын тартыклары ничә? (3) - Бүген атнаның ничәнче көне? (4) -Бик яхшы, укучылар. Сез бик игътибарлы булдыгыз. Алган белемнәрегезне күнегү ярдәмендә ныгытыйк.
6. Белемнәрне ныгыту. РАУНД

ТЭЙБЛ
структурасы. (Төркемдәге укучылар, билгеле бер вакытта, кәгазь битендә, бер - бер артлы язма эш башкаралар). Борын тартыкларының тиешлесен куеп язарга.
1 нче төркемгә: зә..гәр, ..атур, тә..ле, ..ечкә. 2 нче төркемгә: ка..ат, ча..гы, бәйрә.., бәрә..ге. 3 нче төркемгә: кы..гырау, урма.., ..әче, кү..ел. 4 нче төркемгә: миһерба..лы, я..а, беле..ле, ты..лауча.. . - Һәр төркемнән А партнерлар укыйлар. - Бу сүзләр кайсы сүз төркеменә керә? Яңгырау тартыклардан гына торган сүзләрне табыгыз.
ТЕЙК ОФ-ТАЧ ДАУН структурасы.
-Хатасы булмаган төркем укучылары баса. Рәхмәт, утырыгыз. - Хаталары булган төркем укучылары баса. Рәхмәт, утырыгыз. -Эшли алмаучы төркем укучылары баса. Рәхмәт, утырыгыз. -(Дәреслек буенча эш). Ә хәзер дәреслектә бирелгән 88 нче күнегүне эшлибез. Борын тартыкларының тиешлесен куеп, җәяләр эчендәге сүзләр белән сүзтезмәләр төзегез. (В партнёрлар җавапларын укыйлар).
7. Рефлексив бәяләү этабы.

-

“Корректор”
уены. Экранда язылган шигырь юлларын эчтән генә укып чыгыгыз. Тугаң тел Әткән-әнкән телен белсән Адашмассын кайда да... Тугаң телемдә эндәшәм Кояшка да, айга да. Игелекле булып үсим Газиз тугаң теленә. Тугаң тел бер генә була, Әңкәй кебек бер генә. (Г.Морат) -Шигырьдә хаталар җибәрелгән. Нинди сүзләрдә хаталар җибәрелгән? (Җаваплар тыңлана.)
ДЖОТ ТОТС структурасы.
Команданың һәр партнеры 4 кәгазь бите ала.Һәр кечкенә биткә [м],[н],[ң] тартыкларына билгеләмә бирәбез. Язылган битләрне өстәл уртасына куеп барабыз.Соңыннан җавапларны берләштерәсез һәм җавап бирәсез.Һәр команданың 4 нче партнерлары үзләренең җавапларын укыйлар. - Укучылар, дәресебез ахырына якынлашты, алдыбызга куйган максатка ирешә алдыкмы? Нәрсәләр аша? Кайсы биремне эшләгәндә авырлыклар туды? Нинди яңалыклар белдегез?(Җаваплар тыңлана).
8. Өй эше бирү.
- Көндәлекләрне ачабыз, өй эшләрен язабыз. 1
.
Сайлап алыгыз. [м],[н],[ң] тартыклары кергән 4 җөмлә төзергә; [м],[н],[ң] тартыклары турында әкият язарга. 2. Әдәбият дәреслегеннән яки матур әдәбияттан [м],[н],[ң] тартыклары кергән сүзләр белән 5 җөмлә язарга.

9. Дәрескә йомгак ясау.
Үзбәя бирү. - Өстәлегездә билгеләр язылган түгәрәкләр бар. Җөмләләрне укып, түгәрәкләрне күтәрегез. • Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам,
5ле
куям (кызыл төс). • Әйбәт эшлим, материалны аңладым,
4 ле
куям (зәңгәр төс). • Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим,
3 ле
куям (яшел төс.) -Тырышлык булса, уңышлар да булыр!Сау булыгыз, укучылар! Рәхмәт сезгә!


В раздел образования