Автор: Сахаутдинова Гульшат Тагиряновна
Должность: воспитатель
Учебное заведение: МБОУ СОШ с.Ишкарово
Населённый пункт: Илишевский район
Наименование материала: сценарий мероприятия
Тема: "Здравствуй Осень золотая!"
Раздел: дошкольное образование
Сценарий «Здравствуй Осень золотая!»
Дети, под музыку, входят в зал и встают полукругом .
Алып баручы: Долго трудились яркие краски,
Природа вышла красивой, как в сказке.
Вся разноцветная – вот красота!
Вы, посмотрите, какие цвета.
Что за художник, ответить вас, просим,
Это пришла разноцветная….
Дети (все вместе): Осень!
Алып баручы: Хәерле көн балалар. Без бүген сезнең белән ел да үтә
торган көзге бәйрәмгә җыелдык.
Ни арада җәй үтте,
Матур көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
1 Бала: Бүген бездә матур бәйрәм
Бүген бездә көзге бал.
Бүген көзге байлык белән
Бизәлгән безнең зал.
2 Бала:Осень на опушке
Краски разводила.
По листве тихонько
Кистью проводила.
3 Бала: Җиргә яфрак коелган,
Сап-сары келәм булган.
Яфракларны без җыярбыз,
Букет ясап куярбыз.
Җыр «Осень, осень, осень золотая».
4 Бала: Көз көннәре килеп җитте,
Хушлашабыз җәй белән.
Бөтен җиргә яфраклардан
Алтын келәм җәелгән.
6 Бала: Җылы якларга кошлар да китә.
Көз агачларны сап-сары итә.
Алар коела җил искән саен.
Җилферди җилдә сап-сары каен.
7 Бала:Так давайте славить Осень,
Песней, пляской и игрой.
Будут радостными встречи,
Осень это праздник твой!
Кумэк бию «Яфраклар».
Алып баручы: Көз, безне үзенең мул уңышы белән сөендерә. Балалар,
әйтегез әле, сез нинди яшелчәләр, җиләк – җимешләр беләсез? (Балалар
җаваплары). Уңыш дибез, яшелчә, җиләк – җимешләр дибез, ә кая сон ул
үзе - Сөмбелә? Бәйрәмебезгә һичшиксез киләм, дигән иде бит хатында.
Алып баручы хат укый
“Кадерле нәни дусларым!
Тәбриклим бәйрәм белән.
Озакламый мин дә сезнең
Бәйрәмегезгә киләм.
Бу хатны ачып укуга,
Кул чабыгыз гөр килеп.
Ишетеп шуны, бәйрәмгә
Җитәрмен мин дә килеп”
- Әйдәгез, балалар,гөрләтеп кул чабыйк әле. Бәлки, чынлап та
Сөмбелә, ишетеп, килеп җитәр.
Музыкага кәрҗин тотып Сөмбелә керә
Сөмбелә: Сез мине чакырдыгызмы?
Сез мине көттегезме?
Менә килдем. Исәнмесез!
Мин дә сагындым сезне.
Исемем минем Сөмбелә. Мин көз көне , октябрь аенда, уңыш җыелгач
киләм. Элек Сөмбелә бәйрәмен көн белән төн тигезләшкән вакытта
үткәргәннәр. Сөмбелә – ул башак дигән сүз.
Алып баручы: Ашлык булып җирдә үсә
Уңыш бит ул, Сөмбелә!
Бөтен җирне нурга күмә
Кояш кебек Сөмбелә!
Алып баручы: Исәнмесез, Сөмбелә. Без сиңа көзге байлыклар өчен
рәхмәтебезне белдерәбез.
Сөмбелә:Рәхәтләнеп ашагыз!
Алып баручы: Балалар, көзге муллыкның ни икәнен сез беләсездер
инде. Уңыш - басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган
яшелчә, жиләк - җимеш ул. Ә аларның безнең өчен файдасы бик зур.
Сөмбелә, яшелчәләр буенча син бит зур белгеч.
Сөмбелә: Әйе, мин яшелчәләр турында бик күп беләм.Ә сез,
балалар, яшелчәләрнең файдасы турында беләсезме?
Алып баручы: Әлбәттә беләбез! Безнең бәйрәмгә яшелчәләр үзләре дә
килде. Әйдәгез хәзер аларны тыңлыйк.
(Яшелчәләр уртага чыгалар.)
Кишер: Көчле, җитез булыйм дисәң,
Кишер ашап кара син.
Кишер-саулык чыганагы,
Кишердә күп каратин.
Суган: Ә мин-суган. Әрчегәндә
Килсә дә яшь күзегезгә.
Мине ашасагыз әгәр.
Суык тимәс үзегезгә.
Чөгендер: Мин - чөгендер.
Мин дә кирәк.
Кешеләргә ашар өчен.
Борщ пешерер өчен һәм
Винегрет ясар өчен.
Кыяр: Кыярны һәркем таный.
Кыяр салатка ярый.
Әгәр дә куйсаң тозлап,
Кыяр саклана озак.
Кәбестә: Ә мин булам кәбестә.
Мин бик тәмле бәлештә.
Миннән щи пешерәләр
Йә голубцы төрәләр.
Помидор: Ә мин булам помидор.
Төп яшелчә салатта.
Тәмле генә түгел әле,
Витамин күп томатта.
Сөмбелә: Ай, булдырдыгыз, балалар! Бик күп беләсез икән. Әйдәгез инде,
яшелчәләр белән уен уйнап алыйк.
Уен Яшелчэлэр жыю уены.
Күк күкрәгән тавыш ишетелә
10 бала: Не страшен дождик проливной.
Ведь зонтик есть у нас с тобой.
Мы будем весело гулять
По лужам шлепать и скакать.
11 бала: Если дожлик проливной
Зонтик я беру с собой.
Очень яркий и большой
Желтый, красный, голубой.
Раз, два, три, четыре, пять
Будем с зонтиком играть.
Жыр «Дождик»
Зонтиклар белән бию
. Менә көз килде
Салкынча җилле.
Агачларда яфраклар
Саргайган инде.
Көз килде, уңыш булды,
Табын сый белән тулды.
Рәхим итегез, дуслар,
Көзге бәйрәмгә!
Көз көннәре бик күңелле,
Бик күп җимешләр пешә.
Помидор, карбыз өлгерә,
Алмалар өзелеп төшә
Алып баручы: Балалар, хезмәт куйсаң гына мул уңыш алып була. Хезмәт
турындагы мәкальләрне искә төшерик әле. Әти-әниләр, килгән кунакларны
сынап карыйк әле.
Уен “Мин башлыйм, сез дәвам итәрсез”
1.
Җәй эшләсәң – (кыш ашарсың).
2.
Эшләгәндә йөрәгең җилкенсен,
(Ашаганда колагың селкенсен).
3.
Тирләп эшләсәң, (тәмләп ашарсың).
Алып баручы: Мул уңышны үстерүдә кемнәр көч куйган соң?
Кояш: Мин сиптем җылы нур
Яктылык булдырдым.
Тырыштым, күрегез
Уңышны уңдырдым.
Күк йөзе: Мин аяз hәм ачык
Зәңгәрсу төстә гел.
Нәкъ шуңә күрә дә
Мул уңыш булды, бел.
Җил: Мин истем кирәктә
hаваны күчердем.
Җилләттем мин сезне
hәм яңгыр китердем.
Яңгыр: Мин килеп яуганга
Алар зур үстеләр.
Сибәли торгач гел
Җәйләрдә үстеләр.
Сөмбелә: Рәхмәтлемен сезгә,
Булыйк гел бергә.
Вакыт шул тиз үтте.
Алтын көз дә җитте.
Җыр “Кап, кап на дорожки”.
Уен
1 бала: Ямьле кояш, нурлар чәчеп
Елмаеп карый безгә.
Нинди тәмле күчтәнечләр
Коз алып килгән безгә.
Жыр “Шаяра эле кубэлэк”.
Сөмбелә: Безгә бик күңелле булды, балалар. Сау булыгыз.